Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Бураевский район Республики Башкортостан

ҖЫР-МОҢ КҮҢЕЛЛӘРНЕ КҮТӘРДЕ

9 Сентября 2018
5
0

Райондагы сайлау участокларында иртәдән башлап күңелле музыка яңгырап торды.

Сайлау учаастоклары урнашкан мәгариф учреждениеләрендә мәктәп, бакча тормышын, балаларның белем үрләрен яулаудагы уңышларын чагылдырган күргәзмә альбомнар тәкъдим ителде. Тавыш бирергә килүчеләрнең күпчелеге–шушы мәктәпләрдә укыган, бакчаларда тәрбияләнгән балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары һәм алар шушы материаллар белән бик кызыксынап танышты. Күп урыннарда күчмә сәүдә эшләде. Район мәдәният йорты, Борай авыл клубы һәм өченче санлы мәктәп алларындагы мәйданчыклар вакытлыча сәхнәгә әверелде. Үзешчәннәр тавыш бирергә килүчеләргә дәртле җырлар бүләк итте.