Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Бураевский район Республики Башкортостан

Эшкуарларга – уңайлы шартлар

10 января 2019
13
0

Район үзәгендә һәр атнаның пәнжешәмбесендә оештырылган базар көнне ит белән сату итүчеләр дә чыга. Алар әлегә кадәр халыкка продукцияләрен ачык һавада сатты. Бу эш белән шөгыльләнүчеләргә аеруча кышкы салкыннарда җиңелдән түгел.

Район кулланучылар җәмгыяте эшкуарларга махсус урын – бүлмә булдырды. Хәзер биредә крестьян-фермер хуҗалыклары, район авылларында, шәхси ихаталарында күпләп мал-туар асраучылар, кош-корт үрчетүчеләр уңайлы шартларда эшли.