Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Бураевский район Республики Башкортостан

АВЫЛ ФЕРМЕРЛАРЫ БЕЛӘН КӨЧЛЕ

11 Января 2019
17
0

Вострецово авыл Советы авыл биләмәсендә бүген җиде авылда да урындагы хуҗалыкларның тотрыклы эшләп килүе нәтиҗәсендә тормыш гадәти режимда дәвам итә. Ялдәк һәм Камилән авылларындагы крестьян-фермер хуҗалыклары берничә дистә кешене ел әйләнәсенә хезмәт белән тәэмин итеп иген игә, терлекчелек продукциясе җитештерә.

Элекке «Агыйдел» колхозы банкротка чыккач шунда эшләгән белгечләр- зоотехник Рәил Ахунов белән инженер Хәдим Сафиуллин үзаллы эш ачып крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган иделәр. Алар бүген сөт һәм ит җитештерүдә көч сала.

Бу вакытта булачак өченче фермер Әхләф Зарипов башта шәхси ихатасында ишле мал асрап яшәде. Гаиләсе белән караган сарыклардан сәламәт яшь үрчем алып үрчетә торгач аңарда да киләчәктә фермер булу теләге туган иде.

Янәшәдәге ферманың ташландык хәлгә төшүе дә күңеленә тынгылык бирмәде.Элекке ярым җимерек мал абзарының стеналары гына калган иде.

Зариповлар аны үз көчләре белән төзекләндереп, сарыкларны кышлатып, бәрәнләтеп чыгару хәленә китерде, атларга да урын булдырылды. Биредәге төзелеш мәшәкатьләре әле дә тукталмый. Үткән җәйдә, мәсәлән, абзар түбәсе яңартылып, профнастил белән ябылды, атларның да аерым абзары бар.

Открой Свою Республику: открытаяреспублика.рф
  • АВЫЛ ФЕРМЕРЛАРЫ БЕЛӘН КӨЧЛЕ